Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өстәмә белем бирү

Роботлар ярышында катнаштылар

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче укучылар «ТехноФест-2023» фәнни-техник иҗат һәм заманча технологияләр конкурсында катнаштылар.

Түбән Кама муниципаль районының «Илдус Харис улы Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае» базасында Республикакүләм «ТехноФест-2023» фәнни-техник иҗат һәм заманча технологияләр конкурсы үткәрелде. Конкурста республика өстәмә белем бирү оешмаларыннан 165 укучы катнашты. Бәйгедә мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Робототехника» һәм «ТехноEnglish» берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар  эшләрен җибәрделәр.

«Робототехника» номинациясендә

2 урынны - Раян Шәймөхәммәтов,

3 урынны -  Данис Мадьяров, Әнвәр Кондратьев, Илзир Гәрәев,  Айзат  Сәхипгәреев яуладылар.

Илья Лошкарев «Творческий подход» грамотасына ия булды.
«Компьютерная графика» номинациясендә  Самат Гизтдинов  2 нче урынга лаек булды. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.

Җиңүчеләрне әзерләгән педагоглар: Аяз Бәдртдинов, Лилия  Бәдртдинова,  Эльза Шәймәрданова

Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев