Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасы “Карина” кафесында дәвам итте
Биредә район үзәгеннән һәм авыл җирлекләреннән чакырылган өлкәннәр җыелды
Тәмле ризыклар белән әзерләнгән өстәл артына районыбызның социаль-икътисадый үсешенә үз өлешен керткән, төрле тармакларда тырыш хезмәтләрен куйган өлкәннәр чакырылды.
Бәйрәм чарасы район җитәкчелеге тәкъдиме белән үткәрелде. Өлкәннәрне район башлыгы Альберт Хуҗин, район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов тәбрикләде.
Район башлыгы олуг юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәргә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук, залга чакырылган өлкәннәр үзләре дә бәйрәм котлауларын җиткерделәр. Бәйрәм чарасы район мәдәният йорты егет-кызларының матур җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барды. Өлкәннәр дә калышмады, үзләренең шигырь-җырларын бүләк иттеләр.
Фәридә Гайнетдинова, Рәмилә Сәләмова фотолары.
Нет комментариев