Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәр ункөнлеге

Йөзьяшәрләр саны арта

Районыбызда йөз яшен билгеләп үткәннәр саны арта.

Бүгенге көндә Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр саны гомуми халыкның 24 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

"Бүген республикада эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк 967 меңгә якын кеше яши. Елдан-ел йөз яшь чиген узган кешеләр саны арта. Быел алар — 208 кеше, араларында хатын-кызлар өстенлек итә. Иң өлкән ир-ат Питрәч районында яши, быел ул 103 яшен билгеләп үтте. 1915 елда туган ханым Зәйдә гомер кичерә, аңа 108 яшь", — дип билгеләп үтте ул.

Җирлегебездә йөзьяшәрләр булуы – үзе бер сөенеч!

Районыбызның бер гасыр чикне үткән иң өлкән кешесе Фәһимә Кәримова Иске Карамалы авылында гомер кичерә. 27 сентябрьдә аңа 104 яшь тулды.

Мөслимдә яшәүче Хәбибҗамал Капчаевага – 101 яшь.

Ташлыяр авылыннан Зәкия Фәйзуллина белән Мөслимдә яшәүче Кәримә Нәгыймова быел 100 яшьлек юбилейларын каршы алды.

Йөзьяшәрләрнең барысы да озак яшәүнең сере хәрәкәттә булуда, диләр. Гомер көзләрегез имин, матур булсын, хөрмәтле райондашларыбыз!

Фотолар - Илнур Кәримов, район хакимияте, Ташлыяр мәдәният йорты, Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев