Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәр ункөнлеге

Активлыкта тиңнәр юк

Өлкәннәр ункөнлеге быел да матур чараларга бай булды.

Ункөнлек бәйрәм ярминкәсе белән башланды. Ярминкәләрне өлкән буын көтеп ала. Өлкәннәр өчен продукцияне ташламалы бәядән сату оештырылды.
– Ярминкә безнең өчен дуслар, танышлар белән очрашу урыны да булып тора. Шөкер, көн бик матур булды. Ите дә, казылыгы да, балы да бар. Дәртле җырлар тыңлап, рәхәтләнеп ял итәбез, – диде тормыш иптәше белән ярминкәгә чыккан Наил Дәминов.

Өлкәннәр өчен чәй өстәле дә оештырылган иде. Крәш. Шуран, Олы Чакмак, Вәрәшбаш, Исәнсеф авыл җирлекләре өлкәннәрне кайнар коймак һәм башка тәм-том белән сыйлады. 

5 октябрь көнне өлкәннәр район ветераннар советы күчмә кубогына бильярд уйнады. Соңгы елларда бу уен өлкәннәр арасында бик популяр. Бәйгедә Мөслимнән Мәсүфә Шәрипова – беренче, Олы Чакмактан Гөлия Хәертдинова – икенче, Мөслимнән Рәсилә Камалова өченче урынны алды. Ир-атлар арасында беренче өчлектә – Әмәкәйдән Ришат Салихов, Мөслимнән Фәнис Шәмсиәхмәтов һәм Симәктән  Илдархан Вәлиев. 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 13 октябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев