Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкән буын

Киңәшле эш таркалмас

Район ветераннар советының пленум утырышы узды.

Утырышта район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты. Чарага район ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә эшләүче халыкка хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары чакырылуы утырышта каралучы мәсьәләләрнең мөһимлегенә дәлил иде. 

Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды. 

– Районыбыз өлкәннәре район, республика күләмендә үткәрелүче фестиваль-бәйгеләрдә актив катнаша, – диде ул. – “Ветераннар – милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар” район бәйгесенә районыбыз өлкәннәре 59 эш тәкъдим итте. Шулардан дүрт кул эше республика бәйгесендә катнашу хокукын алды. Баланлы авылыннан 92 яшьлек Илисәй Имамовның “Мәңгелек көтү” дип исемләнгән сыны республика күләмендә гран-прига лаек булды. Лилия Мостафинаның “Без бергә” курчаклар композициясе – беренче урынны, Рәйхан Хантимеровның буяулар белән ясалган рәсеме икенче урынны алды. Алар ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшинның Рәхмәт хатын алдылар.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев