Картлар йортында анималотерапия технологиясе ярдәмендә психологик коррекция кулланалар
Өлкән буын

Картлар йортында анималотерапия технологиясе ярдәмендә психологик коррекция кулланалар

Психолог өлкән яшьтәге кешеләр өчен даими рәвештә «Аргамак» ат спорты комплексына сәяхәтләр оештыра

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты психологы Резеда Шаммасова үз эшендә уңышлы реабилитация ысулларының берсе — анималотерапия технологиясе ярдәмендә психологик коррекция куллана.

Психолог өлкән яшьтәге кешеләр өчен даими рәвештә «Аргамак» ат спорты комплексына сәяхәтләр оештыра.

"Атлар белән аралашу интернатта яшәүчеләргә зур һәм мәһабәт хайваннар белән аралашудан матур хис-кичерешләр алырга гына түгел, ә хәрәкәт динамикасын физик яктан тоярга да мөмкинлек бирә", – дип язалар интернат-йорттан.

Фотолар Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев