Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

Үзәк китапханәдә табиб белән очраштылар

Өлкән яшьтәгеләр өчен район үзәк китапханәсендә табиб-терапевт белән очрашу оештырдылар.

Район китапханәсендә үзәк хастаханә табиб-терапевты Рамил Морзаханов белән очрашу узды. Очрашу барышында табиб ел саен тикшерү - диспансерлаштыру үтүнең  бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен мөһимлеген искәртте: "Сез үз авыруларыгыз турында белсәгез дә, яңалары өстәлмәгәненә ышансагыз да, организмны күзәтергә кирәк. Бәлки сезгә дәвалауны, даруларны үзгәртергә кирәктер», – дигән фикерен җиткерде. Өлкәннәр терапевтка үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.  Алар үләннәр белән дәвалауга, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауга, коронавирус инфекциясе белән авырганнарга үтәргә кирәк булган тирәнтен диспансерлаштыруга кагылышлы иде.  Дөрес туклану мәсьәләсенә аерым тукталдылар. "Кечкенә өлешләр белән туклану организмга ашказаны-эчәк трактын йөкләмичә тигез эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Шул сәбәпле, көнгә өч тапкыр туклануны кечерәк порцияләр белән биш тапкыр кабул иткәндә файдалырак була", - дип билгеләп үтте терапевт. Очрашу ахырында табиб барысына да сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләде, – дип хәбәр итәләр үзәк китапханәдән.

Фото – район үзәк китапханәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу