Үзәк китапханәдә «Йолдызга 10 сорау» проекты үтте
Очрашулар

Үзәк китапханәдә «Йолдызга 10 сорау» проекты үтте

Фирдүс Тямаев иҗаты белән кызыксынучыларга үзәк китапханәдә аның белән очрашу мөмкинлеге тудырылды.

"Йолдызга 10 сорау" проекты кысаларында үзәк китапханәдә җырчы Фирдүс Тямаев иҗатын бәяләүчеләр җыелды. Чара барышында Фирдүс Тямаев үзе, иҗат юлы, гаиләсе, мавыгулары турында сөйләде. Залдагы тамашачылар аның җырларын тыңлап ләззәт алдылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Теләге булган һәркем автографлар алды һәм истәлеккә фотога төште.

Фото - үзәк китапханәдән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев