Сал. Мухан мәктәбендә “Тел күрке –сүз” муниципаль проекты кысаларындагы чара үтте
Кичәнең төп кунагы Вәсилә Нургали кызы Хәйдәрова булды
27 нче ноябрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Тел күрке –сүз” муниципаль проекты кысаларындагы чара Сал. Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә үтте. “Тик бер мизгел" дип исемләнгән очрашу-кичәнең төп кунагы 50 елга якын гомерен мәгариф системасына, балаларга аң-белем, тәрбия бирүгә багышлаган, 5 китап авторы Вәсилә Нургали кызы Хәйдәрова булды. Җанлы сөйләм, ихлас аралашуга корылган очрашуда район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары, Вәсилә Нургали кызының хезмәттәше, укучылары катнашты.
Фотолар – Салауз-Мухан мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев