Сагыну хисе, рәхмәт сүзләре
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 1974 елдагы чыгарылышы мәктәп тәмамлауларына 50 ел тулу уңаеннан очрашу уздырган
Кайчандыр мәктәп тәмамлаган егет-кызларның бүген инде чәчләренә чал кергән. Алар мәктәпләрен сагынып кайта, хатирәләргә бирелеп, ихластан яшьлек, балачак елларын сагына. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 1974 елдагы чыгарылышы мәктәп тәмамлауларына 50 ел тулу уңаеннан очрашу уздырган. Шул хакта хәбәр җылы әңгәмә кузгатты.
– Безне үзгәргән, матурланган якты мәктәп каршы алды. Яңадан мәктәп укучысы буласыбыз килеп китте. Укытучыларыбыз да очрашуга килде. Барлык хатирәләр яңарды.
– Сез бөтенегез дә фотога матур төшкәнсез, сезгә тагын очрашырга язсын бу дөньяда! Исәнлек-саулык теләп калам сезгә.
– Барысы да матурлар: укытучылар да, укучылары да. Сезгә Ходай тагын шушы состав белән очрашырга язсын. Сәламәт булыгыз барчагыз да.
– Барысы да чибәрләр, мөлаемнар. Искиткеч! Укытучыларына охшаганнар.
– Очрашу энергия бирә, күңел ачыла, яшьлеккә кайткан кебек. Очрашыгыз, яшәрерсез сез дә!
– Ә без карт түгел әле.
– Бу данлыклы тарихи мәктәптә укыган укучыларның очрашуы шулай яшәрткәч, әйдәгез әле, шушы мәктәптә эшләгән чорларны искә алып, бер очрашыйк.
– Бу мәктәпнең җаны бар кебек миңа. Нинди генә иске, ямьсезләнгән, картайган булса да, аның эче якты иде. Хәзер ул яшәргән, матур. Безне балкып каршы алды.
Фото - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев