Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

Мөслим талантларга бай (фоторепортаж)

Яр Чаллыда якташлар очрашуларының яңа сезонын мөслимлеләр башлады. 11 ноябрьдә автокаланың иркен, затлы “Энергетик” мәдәният сараена Мөслимдә туып үскән чаллылылар җыелды.

Фойеда Мөслим осталарының кул эшләре күргәзмәсе эшләде. Туган як табигате сурәтләнгән картиналар яныннан да үтеп китеп булмый. Чигүле мендәрләр күргәзмәсе үз янына бик күп халыкны җыйды. Кабатланмас бизәкләр төшерелгән мендәрләрне чигәргә никадәр осталык, талант кирәк! Бактың исә, күпләп каз асрау традициясе кергән Мөслимдә быел эшмәкәр Ирек Хәмәдишин инициативасы белән чигүле мендәрләр бәйгесе оештырылган. Тиздән Мөслимдә Бөтенроссия каз өмәсе дә узачак. Мөслимлеләр тагын бер кат бөтен дөньяга уңганлыкларын күрсәтәчәк! 
Алдан килеп, авылдашлары, балачак дуслары белән күрешүчеләр дә шактый булды. Бүгенге заманда күпләр ел да оештырылучы шушы очрашуларны көтеп алмый микән әле? Кичәне оештырган Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева да якташларга шулай дип эндәште.

“КамАЗ” төзелеше башлангач, Яр Чаллыга төрле төбәкләрдән меңнәрчә кешеләр агылган. Мөслим җиреннән дә байтак килгәннәр монда. 

Резидә Йосыпова,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Римма Афзалова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев