Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

Миргарифан Ханнановны искә алу кичәсе

З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Миргарифан Ханнановның 70 яшьлек юбилеена багышланган искә алу кичәсе үткәрелде.

 

 Район мәдәният йортында “Китмә, сандугач...” исеме астында үткәрелгән чарада район җитәкчелеге, Миргарифан абыйның якыннары, район халкы катнашты.

– Исән булса, бүген Миргарифан абыйга 70 яшь тулган булыр иде. Ул чынлап та районның йөзек кашы иде, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

– Миргарифан белән без мәктәпкә эшкә кайткач таныштык. Мәһабәт буйлы, моңлы тавышлы егеткә бер күрүдә гашыйк булдым.  Бик гаилә җанлыклы, киң күңелле, ярдәмчел кеше иде. Аны искә алмаган, сагынмаган, юксынмаган бер генә көн дә юк, – диде җырчының тормыш иптәше Венера апа.

Искә алу чарасында Миргарифан абый белән тыгыз элемтәдә булган иҗатташ дусты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева да бар иде. Кичә үзешчәннәрнең Миргарифан абый репертуарындагы җырлары белән үрелеп барды.

Лилия Шәймиева фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев