Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

Китапханәдә күңелле очрашу

Район үзәк китапханәсендә картлар һәи инвалидлар интернат-йортыннан кунаклар булды.

Бүген, 27 май көнне, Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файлаланучылар үзәк китапханәдә кунак булдылар. Өлкән яшьтәгеләр янына даими рәвештә килеп кызыклы чаралар оештырган өчен  китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр. Алар волонтерларның эшләрендә уңышлар, шәхси тормышларында бәхет теләделәр. Кунаклар өчен китапханәчеләр кызыклы экскурсия оештырдылар. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны китапханә бүлекләре, китап фонды, күргәзмәләр белән таныштырдылар. Үзләренең  төрле чаралар: әдәби-музыкаль кичәләр, район һәм республиканың кызыклы кешеләре белән очрашулар, китап күргәзмәләре, әдәбият күзәтүләре, китап укулар, әңгәмәләр һәм укучылар арасында төрле иҗади конкурслар үткәреләре турында сөйләделәр. Кунаклар бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, – дип язалар интернат-йорттан.

Фото – картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев