Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

Гимназия укучылары өчен мастер-класс

Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм актив укучы Роза Маракина белән берлектә укучылар өчен мастер-класс оештырдылар.

Гаилә елы кысаларында  үзәк китапханә хезмәткәрләре  Мөслим гимназиясе укучылары белән «Гаилә ял көннәре» акциясе оештырдылар.  Китапханәнең актиа укучысы Роза Маракина белән берлектә укучылар өчен «Өйдәге бәхет» мастер-классын үткәрделәр. Кунак мозҗизалы  чемодан белән килеп,  анда яшәгән курчаклар белән таныштырды. Бу курчаклар бик күптәнге булып, аларны үз куллары белән ясаганын һәм уйнар өчен түгеллеген аңлатты. Укучылар курчаклар, аларның тарихлары белән таныштылар, бу уенчыкларның нәрсә өчен икәнлеген белделәр, күп сораулар бирделәр. Иң кызыклысы – курчакларны ясау мизгелләре булды. Балалар берничә кисәк тукымадан, гади җепләр һәм фантазияләрен эшкә җигеп курчаклар иҗат иттеләр. Бу шөгыль барысына да ошады, – дип хәбәр итәләр район үзәк китапханәсеннән.

Фотолар – район үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев