Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

«Директор белән иртәнге аш» чарасы оештырылды

Гимназиянең 7в сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре «Директор белән иртәнге аш» чарасында очраштылар.

13 нче февраль көнне гимназиядә Гаилә елы һәм "Гаилә һәм мәктәп - ышаныч җепләре" муниципаль проекты кысаларында 7в сыйныфы укучылары, аларның әти-әниләре белән берлектә "Директор белән иртәнге аш" исеме астында эшлекле очрашу үтте.
Очрашуны сыйныф җитәкчесе гаилә турындагы гыйбрәтле кыйсса сөйләве белән башлап җибәрде.
"Без мәктәп һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне формаль түгел, ә эчкерсез һәм җылы итәргә, бу мөнәсәбәтләрдә психологик уңайлылык тудырырга омтылабыз" диде әңгәмә вакытында гимназия директоры Азат Мирзаянов.
Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге, шулай ук балаларның характеры, белеме, әхлак дәрәҗәсе хакында җентекләп сөйләшү дә җылы атмосферада үтте. Әниләр, укучылар үзләрен кызыксындырган  сорауларга тулы җаваплар алдылар. Очрашу ахырында, гаиләләр баласы белем ала торган уку йорты белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш дигән нәтиҗә ясалды.

Фото - Мөслим гимназиясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев