Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

Бүген - Халыкара балалар китабы көне

Мөслим лицее укучылары үзәк китапханәгә экскурсиягә бардылар.

- 2 апрель - Халыкара балалар китабы көне һәм бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көне. Шушы уңайдан Мөслим лицееның 4б сыйныф укучылары үзәк киитапханәгә бардылар. Укучылар өчен экскурсия һәм интерактив викторина үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре укучыларга Ганс-Христиан Андерсенның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, аннары балалар аның әкиятләре буенча төзелгән әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар табышмакларны, әкият персонажларын һәм аларның әкият предметларын фаразладылар. Чара күңелле, кызыклы үтте. Барлык катнашучылар да биремнәрне үтәделәр, актив, кызыксынучан булдылар. Нәкъ менә әкият ярдәмендә алар матурлыкны сизәргә, явызлыкны хөкем итәргә, игелеккә сокланырга өйрәнәләр. Экскурсия ахырында алар өйдә уку өчен китаплар сайладылар һәм теләгәннәр шахмат уйнадылар, - дип язалар үзәк китапханәдән.

Фотолар - үзәк китапханә һәм Мөслим лиценннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев