Башлангыч сыйныф укучылары белән класс сәгате уздырылган
Очрашулар

Башлангыч сыйныф укучылары белән класс сәгате уздырылган

Мөслим лицееның 2 сыйныф укучылары белән «Гаилә традицияләре» дигән класс сәгате үткәрелгән.

Гаилә елы кысаларында лицейның 2А сыйныфы укучылары белән үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә традицияләре» дигән класс сәгате үткәрделәр.

- Класс сәгате оештыручыларның "Нәрсә ул гаилә?" дигән сорауларына укучыларның җаваплары белән башланды. Чара барышында гаилә традицияләре турында сөйләштеләр. Балалар үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, гаилә турында әкиятләр һәм мәкальләрне искә төшерделәр, - дип язалар балалар китапханәсеннән.

Фото - район үзәк балалар китапханәсеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев