Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

«Әфганстан - йөрәк ярасы» очрашу-кичәсе

Җаннарны тетрәндергән бу сугыш турында тагын бер кат искә төшерү максатыннан Баланлы мәктәбендә «Әфганстан - йөрәк ярасы» дигән очрашу-кичә уздырганнар

Совет сугышчыларын Әфганстаннан чыгару көнен бөтен ил билгеләп үтте. Җаннарны тетрәндергән бу сугыш турында тагын бер кат искә төшерү максатыннан Баланлы мәктәбендә "Әфганстан - йөрәк ярасы" дигән очрашу-кичә уздырганнар. Чараның азагында районның төрле авылларыннан килгән әфганчылар Илшат Гайсинның каберенә чәчәкләр салган.

"Әфган сугышында катнашканнар арасында Баланлы авылы егетләре Нәфис Сафин, Ранас Баһавиев бар. Алар - илнең патриоты, өстән бирелгән боерыкның, һичшиксез, үтәлергә тиешлеген аңлап үскән көчле буын вәкиле, биргән антларына тугры калган егетләр. Бүгенге көндә алар тормышның тәмен белеп яшиләр.

Әфганчыларның сөйләгән сүзләре укучы балаларда зур кызыксыну уятты. Әфганчыларга сораулары да күп иде. Укучыларның: "Сугышка кергәндә, нинди хисләр кичердегез?" дигән соравына алар: "Андый очракта антыңа туры калырга, югалып калмаска кирәк", - дип җавап бирде. Ә инде "Солдат булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?" дигән сорауга: "Илеңне яратырга,чын егет була белергә кирәк!" - дигән җавап ишеттек. Илнең чын патриоты дими, ни дисең бу егетләр турында!

Бүгенге көн яшьләре өчен мондый очрашулар бик файдалы дип уйлыйм. Чөнки патриотизм, ил алдындагы бурыч, намус кебек төшенчәләрнең ни икәнен яңа буын бик белеп бетерми бит. Бүгенге яшьләр - киләчәк буын бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде", - дип яза безгә Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова.

 Фәния Хафизова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев