Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

Әдәби әңгәмә уздырдылар

Үзәк китапханә волонтерлары рус язучысы Николай Гогольгә багышланган әдәби очрашу үткәрделәр.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында үзәк китапханә хезмәткәрләре рус әдәбияты классигы Николай Гогольнең тууына 215 ел тулу хөрмәтенә «Гоголь — ул бөтен бер чор» дигән әдәби әңгәмә уздырдылар. Китапханә волонтерлары Миләүшә Кашапова һәм Эльвира Мәгалимова социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны язучының биографиясе, тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырдылар, гаиләсе турында сөйләделәр.  Әдәби әңгәмәдә электрон презентация дә күрсәттеләр.
Чарага «Гогольнең сере» исеме астында китап күргәзмәсе оештырылып, китапханә фондыннан язучының иң танылган әсәрләре тәкъдим ителде, - дип хәбәр итәләр үзәк китапханәдән.

Фотолар - үзәк китапханәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев