Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

Терроризм турында белү - һәркемгә кирәк

Үзәк китапханә хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында әңгәмә үткәрделәр.

Терроризм хәзерге вакытта кеше иминлегенә төп куркыныч тудыручы факторларның булып тора. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим картлар һәм ивалидлар интернат-йортында  «Терроризмсыз киләчәк, киләчәксез терроризм» дигән әңгәмә оештырды. Соңгы елларда дөньяда булган  террорлык гамәлләрен искә төшерделәр. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бергә террорчылык янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр. Шикле әйберләргә дучар булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга һәм мондый хәл килеп чыкканда үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында әңгәмә кордылар. Чарага күргәзмә әзерләнеп, шуның нигезендә  терроризмның нәтиҗәләре, корбаннары һәм рәхимсезлеге турында мәгълүмат җиткерелде. Очрашу ахырында китапханәчеләр өлкәннәргә «Терроризмга каршы тору», «Терроризм  җәмгыятькә куркыныч тудыра»  дип аталган белешмәлек тараттылар, – дип язалар район үзәк китапханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев