«Мәхәббәтле оя» әдәби-музыкаль кичәсе
Очрашулар

«Мәхәббәтле оя» әдәби-музыкаль кичәсе

Район үзәк китапханәсендә берничә буын хатын-кызлар очрашуы узды.

Гаилә елына багышланган, шулай ук Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район үзәк китапханәсендә «Мәхәббәтле оя» әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичәгә өч буын хатын-кызлардан торган ике гаилә чакырылган иде. Алар - Йосыповлар һәм Шәйхәйдаровлар гаиләсе. Бу хатын-кызларның һәрберсенең яраткан эшләре бар, алар үз белемнәрен һәм тәҗрибәләрен буыннан-буынга тапшыралар. Чарага һәр гаилә берничә буын язмышы турында сөйләүче презентация әзерләде, «Кулдан эшләнгән могҗизалар» иҗат эшләре күргәзмәсен оештырды. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды, - дип язалар район үзәк китапханәсеннән.

Фотолар - район үзәк китапханәсеннән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев