Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Минем фикер

Хисләреңне йөгәнли бел

Кешенең бөтен тормышы хәзер уч төбендәге кебек. Интернет челтәре кешелек дөньясының аңын һәм бар булмышын яулап алды дисәк тә, ялган булмас

Бигрәк тә яшьләр бөтендөнья пәрәвез челтәре корбаны­на әйләнде. Һәр адымна­рын фотога төшереп, шу­лардан альбомнар ясап, “В контакте”, “Инстаграм”, “Фейсбук” кебек социаль челтәрләргә куялар. Кем кая барган, нәрсә ашаган, кем белән күрешкән – ба­рысы да интернетта. Берәр кеше турында мәгълүмат алырга теләсәң, рәхим ит! Исем-фамилиясен җыясың да, вәссәлам! “Мин дус кы­зымны кияүдә дип белә идем. Ул бит барыбыз­ны “минем ирем бар” дип ышандырды. Аның ин­тернеттагы битен ачып карагач, алдаганын бел­дем. Дуслары исемлегендә ире юк. Ирен эзләп та­бып, аның битенә кердем. Бактың исә, ул башка берәү белән бик бәхетле яшәп ята икән. Хәтта балалары да бар”, – ди бер танышым. Ә син аның бик бәхетле яшәгәнен каян беләсең, дип сорыйм. “Ничек инде белмәскә! “В контакте” да бергә елмаеп төшкән фотолары тора бит! Тау­лы Абхазиягә дә барган­нар, диңгез буенда да ял иткәннәр. Гаилә белән төшкән фотосурәтләрдән генә тора бит битләре” ди! Менә сиңа мә!”

Чынлап та, кайсы кеше­не генә алма, һәрберсе ту­рында тулы мәгълүмат бар интернетта. Әле мәктәптә, башлангыч класста гына укучылар да, мәктәпне тәмамлыйсы елларын тәгаен исәпләп чыгарып, “1923-1928 елларда Ка­зан университетында яисә башка югары уку йорт­ларында укыды” дигән язу сырлаганнар шәхси биттәге белем турындагы мәгълүмат дигән урынга.

Инстаграмда бөтенләй башка тормыш. Монда кешенең яшәешен фото­лар сөйли. Менә очраклы бер кызның битен актарып алыйк. Мәрьям Сәйфиева. Иртән 8.30 сәгатьтә йо­кысыннан торганны рас­лаучы эчке күлмәк белән төшкән фото, 15 минут­тан гүзәлкәй теш чистар­та. Елмая-елмая теш чи­старткан кызны беренче генә күрүем. Тагын 10 ми­нуттан кызыкай йогырт ашый, иреннәренә буял­ган ризыкны теле белән ялап төшкән. Соңыннан, иреннәреннән бантик ясап, үзенең көзгедәге ча­гылышын төшергән дә, ан­нары йомшак аюын коча­клап, хисләргә бирелгән... Аннан соңгыларын карар­га түземлегем җитмәде.

Берсе “В контакте” сте­насына, бөтен дуслары укырлык итеп, “җан ава­зы” ыргыткан – “Яши­сем килми. Тормыш тук­таган кебек. Сөйгәнемнән башка яшәүнең яме юк. Миңа нишләргә?” Киткән җаваплар моңа, хәлен аңларга теләп үгетләүчеләр. Ул кыз­га ничә яшь дип уйлый­сыз? 13!!!! Бу яшьтә ничек тормышның яме бетәргә мөмкин? Мин бу яшьтә яратып мультфильм ка­рый, туңдырма ашый идем. Ә хәзерге яшьләр күңелләре төшкәндә тизрәк сыра һәм тәмәкегә үрелә. “Кайгыларын ба­сарга” ихтыяр көчләре юк, рухлары ныклы түгел. Юк, минем яшьләр бо­зылды диясем килми. Чөнки әле үземне дә карт­лар исемлегенә кертергә ашыкмыйм. Ләкин дөнья шулай үзгәрә аламы?

Интернет челтәре, кәрәзле телефоннар кебек үк, бик күп гаиләләрне боз­ды. “Сиңа кем язды? Нигә ул егет яисә кыз сиңа дус­лык тәкъдим итә? Нигә СМСларыңны бетердең?” кебек сораулар гаиләнең якты күгенә кара болыт булып эленә. “Язган СМС-хатларны бетерсәң дә, әллә нинди зиһенле хатыннар бар бит. Компьютерның тарихын актарып таба­лар, валлаһи! “Күңел өчен генә бер хатын белән язышкан идем. Үзен бер дә күргән булмаса да, нишләптер гашыйк бул­дым да куйдым. Ул мине аңлый, киңәшләрен бирә. Бер-беребезне әллә кайчан белгән кебек, бик җиңел аралаша идек. Хатын белеп алып, өйдә буран чыгарды. Гомер буе яшәгән хатын­ны бер белмәгән кешегә алыштырып булмый бит инде. Минем виртуаль мәхәббәтем хатын белгәч тә төгәлләнде”, – дип сөйләгән иде күршедәге олы яшьтәге бер абзый.

Ир-ат игътибарыннан мәрхүм калган, йөз-биткә әллә ни мактанырлыгы булмаган кызлар да, үз чи­ратларында, сөйгән ярла­рын бөтендөнья пәрәвез челтәреннән эзли. Андый­лар, гадәттә, рәшәткә ар­тында утырганнарның баллы телләренә алдана. Кайсыдыр матбугат чара­сы шундый бер хатын ту­рында язма чыгарган иде. Бичара хатын, гомер ба­кый ишетмәгән назлы сүзләргә алданып, төрмәдә утырган бер адәмгә сумка-сумка ризык ташыган, ай саен акча җибәреп торган. Күпмедер вакыттан бу ир-атның өйләнгән булуы һәм әлеге хатын-кыз җибәргән акчаларны үз гаиләсенә җибәреп ятуы ачыклана. Менә сиңа мәхәббәт!

Социаль челтәрләрдәге шәхси биткә язып элгән мәгълүматлар тату яшәгән матур гаиләләрне дә җимерергә сәләтле. Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый. Менә шул “шалтырау”ны кайберәүләр, бөтен кеше “ишетерлек итеп”, интер­нетка урнаштыра. “Ул ми­нем тормышны җимерде”, “Ялгышым син”, “Без ике­без ике төрле кешеләр икәнен мин бүген генә аңладым”, “Мин сине күрә алмыйм” кебек язу­лар минуты-секунды белән дөньяның пәрәвез челтәрен урап чыга. Ми­нутлык ярсудан күпме авыр сүз әйтелде. Бер-береңә күпме пычрак аты­ла. Сүзләр оча – инде аны мәңге тотам димә. Шул рәвешле виртуаль дөньяда бу пар аерылганга әйләнә.

Ярый инде, бала-чагасы, яшь-җилкенчәк диярсең! Интернеттан бит хәзер депутатлары­быз да арына алмый. Зур киңәшмә һәм сессияләрдә аларның планшетта уйнап утырганын күрәбез. Мон­дый кешеләр нинди закон­нар чыгара ала инде?!

Өйдәге көндәлек тор­мышны да интернет тот­карлый. Кайбер очрак­та хуҗабикәләр үзләренә йөкләнгән төп эшләрен дә башкарырга онытып җибәрә.

“Күпме пирог янды духовкада,

Күпме кәтлит көйде табада...“

Бу сүзләрне һәрбер өйнең аш бүлмәсенә язып элсәң дә буладыр. “Ялт ит­тереп җыештырылган бүлмәләр, тәмле аш­лар, камыр ризыклары, җылы караш безгә интер­нет эшләмәгән көннәрдә генә эләгә”, – дип көлгән иде дус кызымның ире. Шаяру катыш әйтелсә дә, әлеге сүзләрдә хаклык та бар. Кешелек дөньясы хисләрен йөгәнли белсен, өйдәгесен урамга чыгар­мыйча яшәргә өйрәнсен иде! Югыйсә, ачудан әйтелгән сүзләрне, соци­аль челтәрләргә куелган фотосурәтләреңне яңадан җыеп алам димә! Алар миллионлаган халык ара­сында карап-тикшерелеп, “лайк”лар җыеп, сиңа ка­баттан дошман булып әйләнеп кайтачак. Шәхси тормыш, гаурәт бөтен ха­лык тикшерүенә чыгарга тиеш түгел, ул җиде йозак астына бикләнсен.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев