Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Уйланырга җирлек бар

Вакытың булыр микән?

Җырчы Фирдүс Тямаевның бер монологын тыңларга туры килде

Ул анда безнең бүгенге халәтебезгә җавап эзли. Сорауларына җавап булмагач: “Бәлки, мин генә аңламыймдыр”, – ди ул, аптырап. Ул сорауларны мин дә үз-үземә биреп карадым, әмма җавап таба алмадым.

“Соңгы 20 елда бер сүзтезмә модага керде: вакыт юк! “Туганым, ник кунакка килмисең?” – дим. Ул: “Вакыт юк”, – ди. “Ник әти-әниеңнең хәлен белмисең?” Җавап шул ук: “Вакыт юк”. “Ник шалтыратмыйсың?” “Вакыт юк”... Әле ярый кеше туа, үлә – шунда җыелабыз. Бәлки, мин генә аңлап бетермимдер. Әйе, матур яшибез, яхшы киенәбез, бөтен әйберебез бар. Тик йөрәгебез буш! Бүген әти-әнигә карата хөрмәт юк. Туганлык җепләре өзелде. Чын дуслык хакында әйтәсе дә юк. Байлар – байлар белән, хәерчеләр хәерчеләр белән аралаша. Кешеләр күптән бүленде. Хәтта балаларга игътибар бирергә дә вакыт тапмыйбыз”, – ди Фирдүс Тямаев. Чыннан да, йөрәгебез буш һәм салкын. 

Әтисе яки әнисе урын өстендә ятып та, аның хәлен белергә, күреп китәргә теләмәүче балалар бар. Югыйсә, үз көчендә булганда, аяк өсте йөргәндә шушы ана аларга булышкан, балаларын да карашкан. Ипиенә кадәр салып, балалар үз дөньяларын төзесеннәр, кеше булсыннар дип, күпме хезмәт куйган! Ә бүген баласының аның хәлен белергә вакыты юк! Әти-әнисен тәрбияләүче, аны кашыктан ашатучы, кулларында күтәреп йөртүче туганыннан кер эзләргә, аны гаепләргә иренми балалар. Үз бәхетсезлеген дә әнисеннән яки туганнарыннан күрә башлый кайбер туң йөрәкле туганнар. 

Бүген дуслык та матур хи-кәяләрдә һәм җырларда гына калып бара бугай. Көчең, файдаң тигәндә генә дус булучылар байтак хәзер. Биләгән вазыйфаңнан китсәң яки файдаң тими башласа, “якын дуслар”дан җилләр исә. Хәтта: “Ул шундый бит”, – дип пычрак сүзләр сөйләп йөрергә дә иренмәүчеләр бар. Әле үзе биегрәк кәнәфигә дә менеп утырса бөтенләй эш харап! Сиңа биектән карап, исәнлек бирергә дә иренә башлыйлар хәтта. Аның синең кебек хәерче белән исәнләшергә вакыты юк!

Фирдүс әйткәндәй, бүген шундый чорга җиттек, хәтта янәшәдәге безнең ярдәмгә мохтаҗ күршебезне, авылдашыбызны да белмибез. Аның белән туктап сөйләшергә, хәлен белергә вакыт тапмыйбыз. Күптән түгел инвалидлар ункөнлеге уңаеннан “Без бергә!” хәйрия марафоны узды. Әлеге чараның вакыты, урыны социаль челтәрләрдә алдан хәбәр ителсә дә, марафонга килүчеләрнең саны бик чикле иде. Әле ярый район хакимиятендә эшләүчеләр бар, залда утыручыларның да күпчелеген алар тәшкил итте. Югыйсә районда ничәмә-ничә оешма эшли, аларда күпме кешеләр хезмәт куя! Күпме эшмәкәр үз эшен алып бара! Дөньясы җиткән, тормышы алга барган гади кешеләр кайда? Тамчыдан күл җыела, ди халык. Әмма шушы тамчыларны тамызырга ашыгучылар, “Танышымның хәле минекеннән авырырак бит, ярдәм итим әле”, – диючеләр генә сирәк. Әлбәттә, кул-аякларың белән эшләп тапкан акчаны кемгәдер чыгарып бирү җиңел түгелдер. Әмма байлык белән сынауга дучар булып, шул сазлыкка батучылар мөмкинлеге чикләнгәннәргә караганда ешрак очрый кебек. 

Ярый әле ярдәмгә мохтаҗларга, сорап килүчеләргә һәрдаим ярдәм кулы сузучы, төрле чараларга да, аерым кешеләргә дә финанс ярдәме күрсәтүче “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов бар! Бу урында да: “Бирсен, аның байлыгы җитәрлек бит!” – дип уйлап куючылар булыр. Ә төптән уйлап карасак, шушы байлыкны, бүген үзендә шушы мөмкинлекне булдыру өчен ул да көн-төн йокламый хезмәт куйган. Һәрвакыт каядыр бара, эзләнә, таба, юллый, алып кайта, төзи... Аңа бит берәү дә “мә” дип килми, “бир” дип килә. Аллаһы Тәгалә аңа исәнлек, байлыгының, кылган игелекләренең әҗер-савабын күреп яшәргә насыйп итсен.

Әйләнә-тирәбездәге ялгыз өлкәннәргә дә, мөмкинлеге чикләнгән авылдашыбызга да күпвакыт безнең бер җылы сүзебез, игътибарыбыз җитә. Кемдер гомер буе бер җылы сүз ишетергә тилмереп яши. Ә без, һәрвакыт ашыгучы сәламәт кешеләр, алар янына туктап, хәлен белешергә, җылы сүзебезне әйтергә иренәбез. Вакытыбыз юк!

Сау-сәламәт булып та, берәрсе керә күрмәсен дип, көндез дә капкасын бикләп утыручылар да җитәрлек. Мөмкинлеге була торып та, ярдәмгә мохтаҗ, авыру якыннарыбызга, райондашларыбызга ярдәм итәргә вакыт таба алмаучы, күңел киңлеге җитмәүче җаннар күп. Тормышыбыз яхшыра барган саен, күңелебез, киресенчә, тарая, аның ишекләре ныграк ябыла бара сыман. Кунакка йөрешүләр, күршегә хәл белергә керүләр инде күптән онытылды. 

Авыру да, сынаулар да беркемнән дә сорап килми. Аларга һәркемнең дучар булуы ихтимал. Әмма авыру, гарип кешедә дә хисләр тулы йөрәк барлыгын онытмыйк! Тик моны аңлар өчен һаман да шул күңел киңлеге, иман байлыгы һәм күңел күзләребезнең сукыр булмавы кирәк. Бәлки, уйланырга, вакыт табарга вакыт җиткәндер?! Ул вакытның да бит беркөнне бөтенләй туктап калуы бар.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев