Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Мөслимнең яңа брэнды (фоторепортаж)

“Җиз кыңгырау моңнары” фестивален кунаклар шулай дип атады.

Фестиваль быел өченче тапкыр үтте. “Яшьлек” спорткомплексында иртәдән үк җыр-моң агылды, самавырда чәй кайнады, табаларда коймак чыжлады. Фестиваль кунакларны шулай каршы алды. 

Район башлыгы Альберт Хуҗин, фестивальне ачып, бәйрәмдә катнашучыларга күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф теләде. 

–  Президентыбыз Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Бәйрәмдә  балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар бергәләп ял итсен! Фестиваль – дус-туганнар белән күрешү, аралашу мөмкинлеге дә. Күңелле матур яллар телим, – диде А.Хуҗин.

“Җиз кыңгырау моңнары” фестивален язучы Фоат Садриев “яшьлеккә алып кайтучы бәйрәм” дип бәяләде:

– Бүген мин үземне яшьлек урамында йөргән кебек хис итәм. Без шушы җырларны җырлап, атларда йөреп үстек. Һәркемнең йөзендә – шатлыклы елмаю, күңел күтәренкелеге. Бәйрәм сөенечле һәм шатлыклы мизгелләр бүләк итә. Чараны оештыручыларга рәхмәт!
Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев та бәйрәмгә югары бәя бирде һәм “Җиз кыңгырау моңнары” фестивален “Мөслимнең брэнды” дип атады.

Фәридә Гайнетдинова

Римма Афзалова фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 февраль саныннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев