Май чабу бәйрәме
Масленица – кышны озату һәм язны каршы алу йоласы
Масленица – кышны озату һәм язны каршы алу йоласы. Май чабу бәйрәме быел да Рус. Шуган авылында зурлап билгеләп үтелде.
Бәйрәмдә район җитәкчелеге дә катнашты.
– Бу бәйрәмнең яшь буынны тәрбияләүдә һәм төрле милләт халыкларын берләштерүдә әһәмияте бик зур. Безнең җирлектә төрле милләт вәкилләре үзара дус, тату гомер кичерә. Бүгенге чарада да руслар да, татарлар да бергәләп, рәхәтләнеп күңел ача: бииләр, җырлыйлар, уеннарда катнашалар, – диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Май чабу атнасында уйнап-көлеп кышны куалар, табигатьне уяталар. Йола буенча май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте дә бар.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев