Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Милли йолалар

Көмеш дуга, җиз кыңгырау: Ел атлары килә пошкырып!..

Мөслимлеләр “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале белән бәйрәм чараларына старт бирде. Фестивальдән репортажны 6 биттән укыгыз.

“Татарстанда кыш” проекты кысаларында узган чара ярминкә белән башланды һәм үзешчәннәр чыгышларына бай булды. Авыл хуҗалыгы продукциясен сайлап алу мөмкинлеге зур иде. Кош-корт, мал тотучылар чагыштырмача арзан бәядән терлек азыгы сатып алды. Хәләл ит, каз һәм үрдәк түшкәләре, балык, бал, сөт продукциясе дә мулдан иде. 

Традицияләр дәвамлы

Район башлыгы Альберт Хуҗин, бәйрәм кунакларын сәламләп, фестивальнең халкыбызга хас гореф-гадәтләрне торгызуга һәм саклауга зур этәргеч булуын билгеләп үтте һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

– Дүртенче тапкыр оештырылучы “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале быел да бик күп тамашачыларны җыйды. Җигүле атлар парадын кем генә сокланмый күзәтә икән?! Тройкага җигелгән атларны, кошевой чананы күрергә шәһәрләрдән дә кайтканнар хәтта! Татар халкының бердәмлеген, гореф-гадәтләргә тугры булуын гәүдәләндерүче фестиваль дәвамлы булыр, дип ышанабыз. Имин, якты еллар килсен! Гаиләләребез бөтен, якын кешеләребез янәшәдә булсын! Яңа ел шатлык-сөенечләргә бай булсын! Барлык авырлыклар һәм борчулар иске елда калсын, – диде Альберт Хуҗин. 

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2025 ел 26 декабрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев