Коймак бәйрәме
Милли йолалар

Коймак бәйрәме

Рус Шуган авылында Май чабу – Масленицаны билгеләп үттеләр

Быел Май чабуга көне дә матур, җылы туры килде. Бәйрәмдә катнашучылар онытылып биеде, артистларга кушылып җырлады, шигырьләр сөйләделәр. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова бәйрәм белән тәбрик итеп, имин язлар килүен теләде. 

– Май чабу бәйрәме коймак белән данлы. Бу көнне һәркемнең йортында таба исе чыга, коймак пешә. Май чабу коймаксыз булмый. Коймак – кояшның туганы. Май чабудан соң яз килә дигән ышану яши. Кайнар коймакны бөтенесе ярата. Май чабу атнасын коймак пешереп, җырлап-биеп, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, гаиләңә, йортыңа, һичшиксез, бәхет киләчәк, дигән ышану бар. Һәркемнең йортына бәхет, бәрәкәт иңсен, дөнья – тыныч, илләр имин булсын, – диде, бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 14 март санында укыгыз.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев