Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Милли йолалар

Бәкедә су коену гөнаһлардан арындыра

Рус Шуган авылында Качману (Крещение) үтте

19 гыйнварга каршы төндә православие динендәгеләр Качману бәйрәмен билгеләп үтте. Рус Шуган авылындагы бәкедә су коену мөмкинлеге тудырылган иде. Бу көнне су коенучылар тәннәренә – сихәт, җаннарына шифа ала, гөнаһлардан арына, чирләрдән арына, дигән ышану яши.

Качману төнендә чиркәүдә служба узды. Бәйрәм уңаеннан Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина православие динен тотучыларны бәйрәм белән котлады.

– Борынгыдан килгән гадәт буларак, православныйлар бәйрәм төнендә чиркәүдә гыйбәдәт кыла һәм төнге уникедән соң бәкедә су керә башлый. Бу көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елга-күлләрдә бәкеләр ясала. Бәйрәм көнне чиркәүдән алып кайткан изгеләндерелгән су сихри көчкә ия. Бу көнне җыелган су күпме торса да бозылмый, бу могҗизага тиң, – ди Альбина Басорина.

Качмануда су коенырга татарлар да, руслар да килә. “Телләребез төрле булса да, Аллаһ бер”, – ди Яр Чаллыдан кайткан Галина Гафиятуллина.

Лилия Шәймиева фотосы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев