Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәдәният

Хастаханә коллективы сәхнә тотты

Оешма-предприятиеләр арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның район смотр-конкурсы бара.

Соңгы елларда ябык шартларда узучы бәйгенең таләпләре гади. “Алар шатлыгы – безнең шатлык ул! Алар даны – безнең дә дан ул!” дип исемләнгән бәйгедә коллективлар жюрига 5-6 төрле иҗади чыгыш тәкъдим итә. Быел бәйге кысаларында бары тик хастаханә коллективы гына үзенең зур иҗат концертын халыкка күрсәтте.

Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Халык мондый концертларны бик көткән. Символик бәя генә торган билетлар да игълан чыгу белән үк сатылып беткән. Сәламәтлек өлкәсендә хезмәт куючыларның концертлары һәрвакыт тамашачыларны күп җыя. 

Иҗат концерты Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” әсәренең сәхнәләштерелгән күренеше белән башланып китте. Мондый театральләштерелгән күренешләр концерт программасын бербөтен итте. Егетләр ансамбле башкаруындагы “Герман көе”, Регина Гобәйдуллинаның “Аяз булсын күк йөзе”, Язилә Габидуллина һәм Дамир Сөләйманов башкаруында “Ак чәчәкләр” җырларын тамашачылар алкышларга күмде. Сайлаган һөнәрләренә тугры калган табиблар, шәфкать туташлары, сәламәтлек өлкәсендә хезмәт куйган һәр хезмәткәр, иҗади концертка бик җаваплы карап, үзләре катнашкан номерларны югары дәрәҗәдә башкарып чыкты. Гаилә ансамбле чыгышлары, дуэтлар, театральләштерелгән күренешләр, нәфис сүз – 28 номерга сыеп беткән иҗат концерты елатты да, җырлатты да. Смотр-конкурс йомгаклау концерты белән тәмамланачак.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев