Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәдәният

Сәнгатькә гашыйклар тәрбиялибез

Сәнгать мәктәбе матур уңышлары белән сөендерә. Коллектив чын мәгънәсендә сәнгатькә гашыйк ватанпәрвәрләр тәрбияли, аларны төрле яклап үстерә. Мөслим сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова белән әңгәмәбез – шул хакта.

– Айгөл Назыйфовна, район сәнгать мәктәбендә нинди бүлекләр эшли? Сәнгать яратучы балалар күпме?

– Мөслим сәнгать мәктәбендә җиде бүлектә 372 бала шөгыльләнә.  Аларга 23 укытучы башлангыч музыкаль белем һәм эстетик тәрбия бирә. Укытучыларның 18е – югары, бишесе – махсус урта белемле. Ике укытучы читтән торып югары белем ала. 
– Белем бирүдә үзгәрешләр юкмы?

– Сәнгать мәктәбендә уку вакыты озайтылды. Элек балалар 4-5 ел укыса, яңа программа белән 8-9 ел укырга туры килә. Безнең мәктәп 2021-2022 уку елында ук тулысынча яңа программа белән укыта башлады һәм әлеге күрсәткеч буенча республикада алдынгылар рәтендә тора.

Римма Афзалова

Фото  –  А.Фәттахованың шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 3 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев