Язлар килә
Рәйхан Әлмөхәммәтовның шул исемдәге яңа китабы басылып чыкты
Күңелендә шигырь уты йөрткән кешеләр күп. Аларны кәгазьгә төшергәннәр азрак. Ә күңел халәтен, уйларны китап итеп дөньяга тарату, аны бастырып чыгарып, киләчәк буыннарга калдырырга җөрьәт итүчеләр тагын да азрак. Димәк, һәр яңа китап авторның дөньяга әйтәсе килгән сүзе, яңа фикер, аның хис ташкыны буларак кабул ителергә хаклы. Узган атнада район җәмәгатьчелеге шундый вакыйганың шаһиты булды: район үзәк китапханәсендә Рәйхан Әлмөхәммәтовның “Язлар килә” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Рәйхан Әлмөхәммәтов 1960нчы елның 26 августында Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендә туган. Пенсиягә чыккач, 1970 елда, әтисе Рәшит ага гаиләсен туган ягына – Салауз-Мухан авылына алып кайта. 1977 елда Мөслим урта мәктәбен тәмамлаган Рәйханның язмышын мәдәният дөньясы белән бәйлисе килсә дә, әтисе улының киләчәген авыл хуҗалыгында күрә. Шулай итеп, Рәйхан абый Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы студенты була. Техникумда уку еллары 1979-1981 елларда армия хезмәте белән бүленеп тора. 1984 елда укуын тәмамлаган яшь белгечне “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгына агроном итеп алалар. 1986 елның сентябрь-декабрь айларында Р. Әлмөхәммәтов Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша, радиация нурланышы ала. “Үзәк” совхозына агрохимик булып эшкә күчкән егет 1994 елга кадәр авыл хуҗалыгында хезмәт куя.
Күңелендә бөреләнгән хисләре шигырь булып йөрәгеннән бәреп чыга егетнең. Беренче шигырьләрен “Авыл утлары” газетасында бастырып чыгарырга Фоат ага Садриев тәкъдим итә. Тиз арада алар басылып та чыга. 1992 ел була бу. Тормышында булган әлеге вакыйга иҗатка канат куя, дәрт өсти. 1995-1997 елларда, яшьлек хыялын тормышка ашырып, Алабуга мәдәният училищесында белем ала ул. 2016 елда “Урман юлы” исемле беренче шигырь китабын бастырып чыгаруга ирешә. Быел декабрь аенда Рәйхан Әлмөхәммәтовның “Язлар килә” исемле яңа китабы дөнья күрде. Китап “Паритет” җәмгыятендә 200 данәдә басылган. Аңа райондашыбызның туган җир табигате, мәхәббәт, гаилә, ил тарихы белән бәйле темаларга язылган 85 шигыре кергән.
– Кешенең күңелендә ниндидер ут булса, аны берни дә каплый алмый, ул дөрләп тик тора. Хыял ул – баш эше, рух эше. Гомумән, тормыш хыял белән төзелгән бит! Хыялсыз иҗат та була алмый. Кеше кулына каләм алып яза башлый икән, димәк, аның дөньяга әйтер сүзе бар. Рәйхан да хыялына тугры булып яши: һаман да әкрен генә иҗат итә, күңелдәге хисләрен шигырь юлларына сала. Аның беркайчан да төшенкелеккә бирелгәне юк. Авырулары да күңел аклыгын каплый алмый аның. Син дөрес юлда, Рәйхан. Иҗатыңны дәвам итәргә, уйлануны арттырырга, шигырьләр укырга, зур тормыш тәҗрибәңнән чыгып, аның башкалар күзенә күренмәгән якларын да ачарга тырышырга кирәк сиңа, – дип, киңәшләрен бирде кичәгә килгән Фоат ага.
Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов Рәйхан Әлмөхәммәтовка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, аның районыбыз чернобыльчеләрен җыеп-туплап торуда роле зур булуын, проблемаларын чишәргә ярдәм итүдә кулга-кул тотынып эшләүләрен билгеләп үтте. Китапханә хезмәткәрләре һәм иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов яңа китаптан шигырьләр укыдылар. Кичәдә аларны авторның үз авызыннан ишетү дә мөмкин булды.
Рәйхан абый – күзләренә берничә тапкыр катлаулы операция ясаткан кеше. Кулдан язылган шигырьләре – бер төргәк. Арасыннан сайлап алып, компьютерда җыярга, китабын нәшер итәргә Мөслим туган якны өйрәнү музее директоры Нәзилә Бәдертдинова һәм фәнни хезмәткәр Равил Тимкин ярдәм иткән.
– Авылдашыма нинди юллар үтәргә язылган булган! Бик күп авырлыклар күрергә туры килгән күршемне икенче китабы басылып чыгу белән ихластан котлыйм. Район тарихына керерлек авылдашыбыз булу белән без бик горурланабыз, – диде Салауз-Мухан мәчете имамы Фәрит хәзрәт Гизтдинов.
300дән артык шигырь иҗат иткән Рәйхан абый. Әнисе дә шигырьләр яза торган булган. Туганнары арасында да каләм тибрәтүчеләр бар. Ә менә язарга татар теле укытучысы Вәсилә Хәйдәрова этәргеч биргән икән. 2 класста укыганда, гармунда уйнарга өйрәнгән. Практика үтәргә кайткан Рунар Шакиров баянда уйнарга өйрәткән. Мәктәпне тәмамлаганчы, улының теләген күреп, әтисе бер ел сәнгать мәктәбенә йөртеп калган. Бүген исә Рәйхан абый нотага салып, көйләр яза, җырлар иҗат итә. Шундый хыяллар белән янып яши. “Җанда җыр туа”, – ди ул үзенең бүгенге халәте турында.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев