Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Яшь бөреләр» уяна (фоторепортаж)

Талантлы балаларның “Яшь бөреләр” район фестиваленең йомгаклау концерты узды. Бәйрәмдә 400дән артык бала чыгыш ясады. Вокал-соло, җыр, хореография, нәфис сүз, уен коралы номинацияләрендә 49 номер тәкъдим ителде.

– Ай дәвамында зоналарда 900гә якын бала җыр-биюгә осталыгын күрсәтте. Җиңүчеләр гала-концертта катнашу хокукын алды. Концерт ике яшь категориясендә узды: мәктәпкәчә (3-6 яшь) һәм кече мәктәп яшендәгеләр (7-11 яшь), – ди район мәдәният йорты җитәкчесе Фидания Шәймарданова.

“Яшь бөреләр” фестивале быел 22нче мәртәбә үтте. Бу – муниципаль проект.

Яшь талантлар өч сәгать дәвамында җыр-биюләре, сәнгатьле укулары белән тамашачыларны сөендерде. Балаларының чыгышын күрергә килгән әти-әниләр, әби-бабайлар да күп иде.

– Яшь талантларны үстерү, балаларда туган якка, халык җырларына, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләүдә бу чара ныклы нигез булып тора. “Йолдызлык” фестивалендә җиңүләре белән сөендерүче балаларның сәхнәгә беренче адымнары “Яшь бөреләр” бәйгесеннән башлана. Сайлап алу турында ук чыгыш ясаучыларның фестивальгә ныклы әзерлек белән килүенә игътибар иттем. Патриотик рухтагы чыгышлар күп булды. Нәниләргә карап, ихластан сөендек, – ди фестивальнең жюри әгъзасы, район мәгариф идарәсе методисты Лениза Галимова. 

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 26 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев