Фоат Садриев Мөслимдәге Мәгърифәт үзәге музеена үзенең язу машинкасы тапшырды
Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә
Фоат Садриев Мөслимдәге Мәгърифәт үзәге музеена үзенең язу машинкасы тапшырды
Шушы көннәрдә 84 яшен тутырган Фоат ага Садриев җирле «Җәмигъ» мәчетендәге «Вакыт комы» дип исемләнгән Мәгърифәт үзәге музеена язу машинкасы тапшырды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә
Татарча хәрефләре булган әлеге экслюзив җиһазны Фоат Садриев прозаик һәм драмаург Аяз Гыйләҗевтан 80нче елларда сатып алган булган. Кайбер хәрефләре төшкән булу сәбәпле, Фоат ага Мәскәүгә укырга баргач, аны төзәттереп алып кайта һәм машинка язучыга озак еллар тугры хезмәт күрсәтә. Өч романнан торган «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе да шунда басылган. Моннан тыш күп кенә повестьләр, хикәяләр дә аның ярдәме белән дөнья күрә, диелә хәбәрдә.
Өстәп шунысын дә әйтик, Мөслимнең «Җәмигъ» мәчетендәге «Вакыт комы» Мәгърифәт үзәге музее ачылуда узган ялларда Казаннан килгән Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/foat-sadriev-moslimdage-magrifat-uzage-muzeena-uzenen-yazu-masinkasy-tapsyrdy-5901549
Фото: ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев