Ачык республика бәйгесе үтте
Мәдәният

Ачык республика бәйгесе үтте

Конкурста «Укытучы-укучы» номинациясендә дистанцияле формада һәр катнашучыдан икешәр видеоязма бәяләнде.

10 декабрь көнне Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә Фәрит Яруллин исемендәге Ачык республика бәйгесе үтте.
Конкурста "Укытучы-укучы" номинациясендә дистанцияле формада һәр катнашучыдан икешәр видеоязма бәяләнде.

Тыңлау нәтиҗәләре буенча Мөслим балалар сәнгать мәктәбе мөгаллиме Розалия Хәбибуллина һәм аның укучысы Язилә Кыямова - I дәрәҗәдәге лауреат, Дилбәр Салихҗанова һәм аның укучысы Ислам Салихҗанов, концертмейтер Розалия Хәбибуллина - III дәрәҗәдәге лауреат, Гөлназ Йосыпова һәм аның укучысы Илназ Морзаханов I дәрәҗәдәге дипломант булды, концертмейстер Розалия Хәбибуллина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев