Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Хуҗабикәгә ярдәм

Кунаклар килер алдыннан тиз генә кухняны җыештырырга өйрәнәбез.

Микродулкынлы мич ризыкны бик тиз җылыта, тик ризыктан чәчрәгән май бик тиз буяла да. Тәлинкә өстенә махсус капкач каплап җылытсаң да, майлы таплардан котылып булмый. Микродулкынлы мичне тиз генә чистарту өчен эченә берничә дымлы салфетка тыгып, мичне максималь көчендә 5-10 минут эшләтеп алыгыз. Икенче ысул: бер стакан суга ярты лимонның согын сыгыгыз һәм шуны 5 минутка микродулкынлы мичтә максималь көчендә җылытыгыз. 10 минуттан мичнең эчен кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз.

Җиһаздагы майлы тапларны бетерү өчен кыйммәтле порошоклар кирәкми. Чәй содасына әзрәк үсемлек мае кушыгыз һәм шуны щеткага сылап, кухня җиһазындагы майлы тапларны сөртеп алыгыз. Соңыннан юеш чүпрәк белән сөртеп чыгарга була.

Пыяла табаны гадәти фольганы бөгәрләп, губка белән юган кебек юыгыз. Таба төбенә ябышкан ризык калдыкларының эзе дә калмас.

Газ плитәсе пычранмасын өчен, пешерә башлаганчы аның өстенә фольга җәегез. Пешереп бетергәч, пычрак фольганы алып ташлагыз.

Кәгазь каптагы тәмләткечләрне тиз генә кулланып бетереп булмый. Тәмләткечләр коелмасын өчен капларны коктейль көпшәчекләре ярдәмендә бикләргә мөмкин. Юанрак ике коктейль таякчыгын буйга урталай кисәргә. Иң мөһиме – тигез итеп кисү, югыйсә ул пакетны тотып тора алмаячак. Бер көпшәчекне пакетка куеп бөкләргә һәм икенчесенең эченә кертеп ябарга кирәк.

Савыт-саба юа торган губканы ешрак алыштырырга кирәк. Губканы микродулкынлы мичтә йогышсызландырырга да була. Моның өчен аны яхшылап юарга һәм 20 секундка микродулкынлы мичкә куярга, аннан суытырга һәм кабат 10 секундка куеп алырга киңәш ителә. Болай эшләгәннән соң губкада бактерияләр калмый, диләр.

Раковинадагы ят исне кул астындагы чаралар белән бетереп була. Ярты стакан лимон согын 30 секунд микродулкынлы мичтә җылытып алабыз. Шуңа чәй содасы салып, эреп беткәнен көтәбез. Болгатабыз һәм катнашманы раковинага түгәбез. 10 минуттан кайнар су агызабыз.

 Үсемлек мае кибеттә киштәләрдә саклана. Шуңа хуҗабикәләр өйдә дә үсемлек маен шкафта тота. Әмма бу шешәне ачканчы гына мөмкин. Ачылган үсемлек маен суыткычка куярга кирәк. Чистартылган үсемлек маен – дүрт ай, көнбагыш маен ике ай саклап була, шушы вакыт эчендә аның файдалы үзлекләре кимеми. Үсемлек мае караңгы урында торырга тиеш. Кояш нурлары тәэсирендә витаминнар таркала, файдасы кими.

Начар ис килгәндә, бүлмәдә лимон яки әфлисун кабыгы яндырырга кирәк.

Фото Татар-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев