Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Ханымнар, туташлар, сезнең өчен

Кул астындагы чараларны башка максатларда кулланып карыйк әле

Кер порошогының яки тозның, шырпының кинәт бетә торган гадәте бар. Күршегә йөгереп керер идең, ул да өйдә булмый. Андый вакытта кул астындагы чаралар белән проблемадан чыгу юлын табып була.

Кер порошогын савыт-саба юа торган сыеклык алыштыра ала. Тәҗрибәле хуҗабикәләр ир-ат күлмәкләренең якаларын шуның белән чистарта. Күлмәкләрне кер юу машинасына салганчы, 15 минут кала, якаларга шушы сыеклыкны сөртеп куя. Киемне алдан җебетеп тормасаң да, якалар агара, диләр.

Ак керләрне: футболка, күлмәк, носкиларны юу өчен савыт-саба юа торган сыеклыкны туры кер юу машинасына салырга мөмкин.

Тәрәзә яки башка пыяла өслек юганда кукуруз крахмалын куллана аласыз. Ул пыяланы бик яхшы чистарта, ялтырата. Кукуруз крахмалы бөртекләре бик вак, шуңа мондый өслекләрне чистартканда аны курыкмый файдаланырга мөмкин.

Пыяла савыт-сабаны лимон кислотасы белән юыгыз. Чынаякка, стаканга яки чәйнеккә кайнар су агызыгыз һәм лимон кислотасы кушып, 1 сәгать тотыгыз. Суны түккәч, савыт-сабаның чистаруын күрерсез.

Фото-Татар-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев