Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Телләр белү файдалы

Һәр телдә еш кулланылучы 120-180 фигыль була. Алар көндәлек сөйләмнең 90 процентын тәшкил итә.

Телнең җөмлә төзелеше, сүз ясалышы алгоритмнарына төшенергә кирәк. Шуңа өстәп, даими кулланыштагы берничә йөз сүз өйрәнеп, сөйләшә башларга мөмкин. Шуларны кулланып сөйләшә башлагач, калган сүзләр өстәлеп кенә барачак.

Тел өйрәнү өчен теләк һәм мөмкинлек кирәк. Теләк булганда, йөз төрле мөмкинлек табып була. Теләк булмаса, өйрәнмәс өчен дистәләгән сәбәп килеп чыга. Шуңа күрә, иң элек тел өйрәнүнең максатын билгеләргә кирәк.

Белгечләр телне үзләштергәндә көненә 30 сүз өйрәнергә куша. Шуларның бишесе фигыль булырга тиеш. Әлеге ысулны кулланучыларның сүзләрне көн саен ятлавы шарт. “Бүген ял итәм әле”, – дип, эшне калдырырга ярамый. 

Чит телләр үзләштергәндә репетиторга мөрәҗәгать итүдән оялмагыз. Укытучы ярдәмендә нәтиҗәгә тизрәк ирешеп була. 

Чит тел өйрәтүче белгечләр фикеренчә, чит телдәге сөйләмне тыңлаганда һәр сүзне аңларга тырышу дөрес түгел. Бер җөмләдә яки контекстта сүзнең ни турында баруын чамалау җитә.

Атнага ике мәртәбә 1әр сәгать тел өйрәнүгә караганда, көн саен 15 минут сарыф итү нәтиҗәлерәк. Даимилекнең файдасы зур. Тел өйрәнүгә сүз ятлау гына түгел, ә чит телдә җырлар тыңлау, кино карау, текстлар уку да керә. Мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр ятлау аеруча файдалы.

Рәмилә Сәләмова

Фото -  "Татар-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 5 апрель санында


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев