Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Сыйфатлы ризык сайлыйбыз

Кибеттә азык-төлек сайлаганда иснәп карагыз.

Базардагы сатучылар яшелчәләрне һәм җиләк-җимешне кисәкләргә бүлеп, авыз итәргә тәкъдим итә. Кибетләрдә мондый мөмкинлек юк. Тәмле һәм сыйфатлы азык-төлек алыр өчен кайбер хәйләләрне белү мөһим.

Көндезге һәм төнге һава температура төрле булганда яшелчәләр идеаль булып үсә алмый. Кыярлар кәкре булса, алар Төркиядә түгел, үзебезнең илдә үскән була. Димәк, аларны өлгергән килеш җыйганнар!

Кыярның саргаюы аның артык өлгергән булуын яки нитратлар күп булуын күрсәтә. Куе яшел төстәге кыярлар да шундый ук сигнал бирә. Иң яхшысы – саргылт-яшел кыярлар. 
Тип-тигез, шома, матур помидорлар да “яхшы” дигән сүз түгел. Помидорның исе мөһим. Помидордан һәм аның сабакларыннан үзенә хас ис килмәсә, ул сусыл да, тәмле дә булмаячак.

Рәмилә Сәләмова

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 14 март санында

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев