Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Өй җыештырабыз

Бу эштә һәр хатын-кызның үз тәртибе, үз алымнары бар.

Савыт-саба юу машинасы кәрҗинен шыплап тутырырга, тәлинкәләрне бер-берсенә терәп тезәргә ярамый. Болай эшләгәндә, савыт-саба юу өчен кулланылучы матдә тулысынча юылып бетмәскә мөмкин.

Азык-төлек турау өчен файдаланылучы агач һәм пластик такталарны атнага бер тапкыр дезинфекцияләргә кирәк. Моның өчен бер табак кайнар суга 1 аш кашыгы агарткыч салып, такталарны шунда 30 минут тотарга һәм соңыннан агып торган суда яхшылап юарга кирәк.

Су краны, шкаф һәм ишек тоткалары өйдә иң пычрак урын санала, шуңа аларны даими рәвештә яхшылап сөртергә киңәш ителә. Суга бераз тоз яисә берничә тамчы агарткыч тамызырга була. 

Җиһазны чистарту өчен “Полироль”не чүпрәккә тамызырга кирәк. Җиһазның үзенә тамызганда, ул өслеккә калын катлам булып ятачак һәм анда тузан җыелачак. Нәтиҗәдә җиһазны чистарту, ялтырату өчен күп көч һәм вакыт таләп ителәчәк.

Тузан сөрткән урыннар тоныкланып калса, ябышкак тоелса, бу бер чүпрәкне озак вакыт кулланудан булырга мөмкин. Мондый хәл кабатланмасын өчен, өй җыештырган саен, чүпрәкне яхшылап юып, киптерергә кирәк. Өч-дүрт тапкыр куллангач, чүпрәкне яңага алыштырсагыз яхшырак булыр.

Аш бүлмәсендәге авыр искә юылмаган чүп чиләге дә сәбәпче була ала. Чүп чиләген ун көнгә бер агарткыч кушып юарга кирәк.

 Плитәне чистартканда, чистарткыч матдә тамызгач, 2-3 минут көтәргә кирәк: өслектәге таплар җебесен. Сабрылыгыгыз җитмәсә, плитәне бик озак ышкырга кирәк булачак.

Савыт-саба юа торган матдә белән пыяланы, көзгеләрне һәм шома өслекләрне юарга ярамый. Ул өслектә таплар калдыра.

Өй җыештыру өчен вакыт таба алмаучыларга киңәш. Сериал караганда, реклама вакытында тузаннар сөртегез. Фильм тәмамланганчы өйдә тәртип һәм чисталык урнаштырырга була.

Тәрәзә юуны тәрәзә төбен, рамнарны сөртүдән башлау – зур хата. Болай эшләгәндә, тузан пыялага агып төшәчәк. Тәрәзә юар алдыннан тәрәзә төбен, рамнарны тузан суырткыч белән суыртырга, яисә дымлы чүпрәк белән сөртергә кирәк. Иң элек тәрәзә пыялаларын юып, аннан соң гына рамнарны һәм тәрәзә төбен сөртергә дә була. Истә тотыгыз: тәрәзә юу өчен кулланылучы матдәләр кояш нурлары астында тизрәк кибә, эзләр калдыра һәм күбрәк тотыла! Тәрәзәләр ялтырап торсын, эзләр калмасын дисәгез, болытлы көнне сайлагыз.

Өй җыештырганда диван, карават астындагы тартмаларның эчен дә тәртипкә китерергә вакыт җитми яисә оныта торган гадәтебез бар.  Ничек кенә булмасын, әлеге урыннарны да тәртипкә китерергә кирәк, чөнки тузан ябык тартмага да җыела.

Фото – Оксана Исламованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев