Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Мәктәп өчен лайфхаклар

Дәрес әзерләүне ял итү белән чиратлаштырырга кирәк.

Уку елының соңгы чирегендә егет-кызлар “бурыч”ларын тапшыра, билгеләрен төзәтә. Яңа материалны җиңел үзләштерү һәм мәгълүматны истә калдыру өчен төрле хәйләләр бар.
Югары сыйныфларда укучыларга әдәбияттан күләмле әсәрләр укырга кушалар. Вакытны экономияләү максатында егет-кызлар интернеттан әсәрләрнең кыскача эчтәлеге белән таныша. Андый язма- ларда мөһим вакыйгалар бирелми, шуңа әсәрләрне тулысынча укырга киңәш ителә.
Уку күп вакыт таләп итмәсен өчен, мәктәптән кайтканда яки кая да булса барганда аудиокитаплар тыңлагыз. Тиз уку күнекмәләрен өйрәнү дә зыянга булмас, аның төрле ысуллары бар һәм алар материалны җиңел үзләштерергә мөмкинлек бирә.
Зур текстны истә калдырырга кирәк булганда, аның мөһим җөмләләрен, сүзләрен маркер белән билгеләгез. Башкалардан аерылып торган өлешләр җиңелрәк истә кала.

Рәмилә Сәләмова

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев