Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Кулларың чиста булсын дисән...

Бакчада эшләгәннән соң кулларны чистарту өчен табигый ысул бакчаның үзендә үк бар

Куллар чиста, йомшак булсын өчен, 3 процентлы водород перекисенә (100 мл) нашатырь спирты (10-20 мл), табак-савыт юа торган сыеклык (15 мл) яки порошок салып, болгатабыз һәм кулларны шушы катнашмага тыгып торабыз. Каралган, ярылган урыннар агарачак. Соңыннан кулларны сабын белән юабыз. Кипкәч, крем сөртәбез.

 Тагын бер ысул. 2 литр су алабыз һәм шуңа 20 мл сабын, 5 грамм диңгез тозы салабыз. Кулларны әлеге катнашмага тыгып 20 минут тотарга кирәк. Соңыннан кулларны корытып, крем сөртәбез. Бу катнашмага аякларны да тыгып торырга була. Диңгез тозы белән ясалган бу катнашма тире өслеген чистартып кына калмый, аякларны ял да иттерә.

 Дымлы кулларга зәйтүн маена әз генә тоз салынган катнашманы ышкыгыз. 10 минуттан лимон кисәге белән чистартыгыз. Аннары су белән юып, майлы крем сылагыз.

 Кулларны чистарту өчен лимон согы кулланырга була. Лимонның яртысына тырнакларыгызны батырыгыз һәм берничә тапкыр ышкып алыгыз.

 Лимонны кул тиресенә дә ышкырга мөмкин. Әгәр кулда киселгән, тырналган урыннар бар икән, ул очракта лимон белән чистартырга киңәш ителми, яра урыннарын әчеттерүе бар.

 Тире өслегендә тырналган, киселгән урыннар бар икән, кулларны юганнан соң антисептик сиптерергә һәм яраларны эшкәртергә кирәк.

 Бакчада эшләгәннән соң кулларны чистарту өчен табигый ысул бакчаның үзендә үк бар. Ул – помидор. Бу ысул томат ботакларын ботарлаганнан соң кулларга яшел төс йокканда да ярдәм итә, диләр. Пешкән помидорны изегез һәм кулларыгызны ышкыгыз. Аеруча тырнак һәм тырнак астын яхшылап эшкәртегез. Шуннан соң сабын белән җылы суда юыгыз. Кулларга крем сөртергә онытмагыз.

 Иң кулае – кул белән кер юу. Моны бакчада ук эшләргә була. Моның өчен йомшак сабын куллану да җитә. Тик башта кулларыгызны юыгыз, ә аннан соң кер уарга да була. 

Зөһрә Солтанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев