Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Киемнәрне саклауга куябыз

Кышкы киемнәрне саклауга куюның да үз тәртибе бар.

Иң элек киемнәрне чистартырга, юарга кирәк. Берничә айдан соң дезодорант, ислемай, косметика, тир эзләрен һәм башка тапларны чистарту бик авыр булачак. Моннан тыш пычрак киемгә көя күбәләге ияләшергә мөмкин. 

Свитер, шарф һәм бәйләм башлыкларны – салкын суда, деликат режимда, пуховикларны махсус шарчыклар (алар урынына теннис туплары да ярый) салып юалар. 

Пуховикны киптергәндә, мамыгы укмашмасын өчен, каккалаларга киңәш ителә. Бәйләм әйберләрне горизонталь өслектә, тастымал җәеп, шунда җәеп киптерергә кирәк. 

Дубленка яки тунны тузан суырткыч белән суыртып алырга була. Дубленкадагы вак тапларны сабынлы су белән чистартырга мөмкин. 

Киемнәрнең барлык сәдәфләре дә булуын, җөйләрен тикшерегез. Көннәр суыткач, җылы киемнең кирәге чыккач, тиз генә алып киярлек булсын. 

Шкафта буш урын булса, пальто, дубленканы элгечләрдә калдырырга була, тик аларны тузаннан саклау өчен махсус чүпрәк капчыкларга салырга кирәк. Пластик капчыклар һава агымына комачаулый һәм күгәрек исе барлыкка килә. 

Элгечләрне кием үлчәменә туры китереп сайлагыз, киемнең җилкә өлешен тартып тормасын. Киемнәр арасында 1 сантиметр булса да ара калдырыгыз, болай иткәндә алар бөгәрләнми һәм һава да яхшырак йөри.

Табигый мех бик көйсез, ул түбән температура һәм саф һава ярата. Шуңа туннарны махсус саклау урыннарына тапшырырга була. Андый мөмкинлек юк икән, тунны, чүпрәк капчыкка салып, шкафка элеп куярга кирәк. Туннарны һавада җилләтеп алсагыз да яхшы булыр. 

Башка җылы киемнәрне тукымалары буенча аерырга кирәк. Төреп куйганда аста – иң авыры, өстә җиңеле калырга тиеш. 

Трикотаж киемне элгечкә эләргә ярамый, ул сузыла. Перчатка-шарфларны капларга тутырырга да була. 

Аяк киемнәрен дә яхшылап чистарту зарур. Шома күннән тегелгән итекләргә – крем сөртергә, замша аяк киемен су үткәрми торган матдә белән эшкәртергә кирәк. 

Аяк киемнәрен табаны белән тигез өслеккә куеп сакларга кирәк. Капларда яки кыскычлар белән эләктереп элгечкә элеп сакларга да була. Аяк киеме эченә сода салынган капчыклар куегыз, ул аларны коры итеп саклаячак. 

Көя күбәләге барлыкка килмәсен өчен, махсус сашелар кулланыгыз. Аларны үзегез дә ясый аласыз. Җитен тукымага яки марляга кипкән цитрус кабыклары, лаванда, ромашка, бөтнек, розмарин яфраклары төрегез. Эфир майларын да кулланырга була. Мамыкка берничә тамчы май тамызып, аны куртка яки тун кесәсенә тыгыгыз, яки шкаф эченә мамык белән томаланган май савыты куегыз. 

Ят исне тоз, активлаштырылган күмер яки сода үзенә яхшы сеңдерә. Угги һәм башка йон аяк киеме эченә дә көя күбәләгенә каршы чаралар салырга онытмагыз.

Фото – "Татар-информ" архивыннан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев