Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Каян чыга бу тузан?!

Ялларда өйне җыештыру ай буе бу эшне башкарасы булмый дигән сүз түгел.

Язгы кояш белән бергә өйдә тузан да күренә башлый. Тәрәзә төбен, өстәл-киштәләрне иртән сөртеп чыксагыз да, кичкә кабат тузан утыра. Тузанга каршы көрәштә берничә лайфхак тәкъдим итәбез.
Өй җыештыруны идән суыртудан башламагыз. Тузан өстән аска төшеп утыра, шуңа күрә иң элек киштә-өстәлләрне җыештырыгыз. Почмакларны сөрткәндә кер кондиционеры куллансагыз, тузаннан саклаучы катлам барлыкка килә.
Җиһазларны һәм пәрдәләрнең тузанын суыртыгыз, мендәр-юрганнарны ешрак кагыгыз, иң күп тузан шунда җыела.

Рәмилә Сәләмова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев