Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Челтәрләрем – йортым аклыгы

Пәрдәләр йортның аерылгысыз бизәге булып тора. Аларга яңа тормыш бирү өчен берничә киңәш.

  •  Суга салганчы, беренче эш итеп, пәрдәләрне яхшылап кагарга кирәк. Бу чүпләр коелсын, энә-булавка кебек әйберләр, юганда, кулга кадалмасын өчен эшләнә. 
  •  Юар алдыннан пәрдәләрне чиста яки порошоклы суга салып торырга киңәш ителә. Пәрдәләрнең ни дәрәҗәдә пычрануына бәйле рәвештә суны ике-өч тапкыр алыштырасы була. 
  •  Тукыманы җитештерүче аны саклау буенча файдалы мәгълүмат бирә. Челтәр-пәрдәләрне юар алдыннан тукыманың этикеткасын карап чыгыгыз. Кер юу порошогы кабына язылган киңәшләргә дә күз салыгыз. 
  •  Челтәрне, пәрдәләрне башка киемнәр белән бергә юарга ярамый. Төрле тукымадан булган пәрдәләрне дә бергә салып юарга киңәш ителми, чөнки аларны юу режимы, вакыты, хәтта порошок та төрле кирәк булырга мөмкин.
  •  Юганнан соң пәрдәләрне яхшылап чайкарга кирәк. Югыйсә, порошок калдыклары кояш нурлары астында реакциягә кереп, тукымада таплар барлыкка киләчәк. 
  •  Челтәрне автомат машинада юганда, тагын бер кат чайкатырга мөмкин. Кул белән юсагыз, пәрдәне җиңелчә генә сыгарга һәм суның агып беткәнен көтәргә кирәк.
  •  Юар алдыннан челтәр-пәрдәләрдәге тапларны чистартырга киңәш ителә. 
  •  Автомат машинада юарга ярамый торган пәрдәләрне тузансуырткыч белән чистартырга мөмкин. Щетка яки өс киеменнән тузан җыя торган валик кулланырга да ярый. 
  •  Майлы таплар белән көрәшкәндә, чистарткыч кушылган җылы су ярдәмгә килер. Поролон губканы порошоклы суда юешләтеп, тапны ышкырга, аннан чиста су белән күбекне юып төшерергә кирәк. Юеш тапны фен белән киптерергә киңәш ителә. Кипкәч, тукыма формасын югалтса, шул урынны пар белән үтүкләргә була. 
  •  Тафта, органза, ефәк һәм атлас пәрдәләрне башта салкын суда чылатып, тузаннан арындырырга кирәк. Суны берничә тапкыр алыштыра аласыз. 
  •  Киҗе-мамык челтәр саргайса, аны бер аш кашыгы нашатырь спирты һәм ике аш кашыгы 3 процентлы водород перекисе кушылган кайнар суда тотарга кирәк. Аннан чиста суда чайкап эләбез. 
  •  Челтәрне тозлы суда тоту да аның аклыгын кайтарачак. Бу очракта 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз салырга кирәк. 
  •  Ефәк пәрдәләрне юганда бик сак булырга киңәш ителә. Бу очракта кул белән юу яхшырак. Каты басып яки ышкып юганда, пәрдәнең сыйфаты югалачак. Мондый пәрдәләрне тигез, кояшсыз урынга җәеп киптерергә кирәк. 
  •  Аш бүлмәсендәге киҗе-мамык яки синтетик пәрдәләр тиз һәм җиңел юылсын өчен, төнгә тозлы салкын суга батырып калдырырга, ә юганда порошокка тоз кушарга мөмкин. 
  •  Мамык пәрдәләрне юганда, этикеткада күрсәтелгән режим һәм температураны саклау мөһим.
  •  Ак төсле тәрәзә челтәрләре гадәттә саргая, аларга тузан куна башлый. 

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев