Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чәчкә-гөлләр яратучыларга

Кайчак гөл туфрагы агара. Моңа минераль матдәләрнең артык күплеге дә сәбәп булырга мөмкин.

Гөлләрне махсус грунтка утыртырга яки туфрак катнашмасын үсемлекнең төренә карап әзерләргә кирәк. Суны тиешенчә сипмәү, чүлмәктә дренаж тишекләре томалану да гөл туфрагы агаруга сәбәп була ала.

 Гөлне икенче савытка күчергәндә, элеккесеннән 2-3 сантиметрга киңрәк һәм 4 сантиметрга тирәнрәк чүлмәк алырга кирәк. Гөлне шунда ук олы чүлмәккә утырту да туфракның әчүенә, бозылуына китерә ала. 

 Су сипкән саен гөлнең төбен йомшартыгыз. Дым саклансын өчен туфрак өстенә 1 сантиметр калынлыкта “Агроперлит” салырга була.

 Айга бер тапкыр марганцовка эремәсен (алсу төстә) сибү дә файдалы. Гөмбәчекләр үрчемәсен өчен грунт өстенә ике-өч активлаштырылган күмерне төеп салыгыз.

 Гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып китсә, аңа аз гына пычкы чүбе һәм ком салыгыз. 

 Гөл үсеп утырган чүлмәкләрнең урынын еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла. Урынын еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.

 Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә гөлнең тамырлары черергә мөмкин.

 Өй кирәгеннән артык кызу, коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.

 Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел булып торсын дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал кашыгы кастор мае сибеп җибәрегез.

 Бәйрәмгә бүләк ителгән розалар озак шиңмәсен өчен, берничә киңәшне үтәргә кирәк. 

 Вазага куяр алдыннан чәчәкнең сабагын кыйгач итеп кисегез. Болай сабакның суга туену урыны зурая. 

 Розага озынрак ваза сайларга тырышыгыз, аңа җылы (35-40 градус тирәсе) су агызыгыз. Суга бер төймә аспирин һәм бер аш кашыгы шикәр комы салыгыз. 

 Суга кереп торган урыннан сабагындагы энәләрен сындырып, яфракларын өзегез. 

 Розаны үтәли җилдән ераграк урынга куярга кирәк. Көнгә ике тапкыр пульверизатордан су бөркегез. 

 Роза үз янында башка чәчәкләрне өнәми. Вазада үзе генә торганда, ул озаграк сулмаячак. 

 Якын-тирәдә өлгергән җиләк-җимешләр булмаса яхшы. Алар этилен газы бүлеп чыгара, ул исә розаларны сулдыра.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев