Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Ап-ак микән, йомшак микән Җаныемның куллары?..

Бакчада эшләгәннән соң кулларны ничек чистартырга?

Бакчада эшләгәндә перчаткалар кияргә кирәк, әмма бу таләп күпвакыт онытыла. Нәтиҗәдә кул тиресе, тырнаклар пычрана. Кулларны агарту ысулларын тәкъдим итәбез.

 Бакчага чыгар алдыннан кулларны сабынлагыз һәм кипкәнен көтегез. Тырнак астына пычрак тулмасын өчен, сабын тырнагыз. Бакчада эшләп кергәч, кулларны әйбәтләп юасы була.

 Тырнак астындагы пычракны чистарта алмыйсыз икән, моның өчен махсус щетка кулланырга мөмкин. Аны профессиональ косметика сата торган кибетләрдә табарга була. Иске теш щеткасын да кулланырга ярый. Щетка белән акрын гына пычранган урыннарны ышкыгыз. Әмма артык каты басмагыз, канамасын.

 Бакчадан кергәч, 1 литр җылы суга аз гына сыек сабын, 1 чәй кашыгы шикәр комы, ярты стакан тоз, бераз сөт кушып, кулларны шушы катнашмага тыгып, 10 минут тотарга кирәк. Әлеге чара кул тиресе ярылудан ярдәм итә һәм йомшарта.

 Куллар каралса, 1 литр җылы суга 2 аш кашыгы сөт, 2 чәй кашыгы сода һәм бераз сабын салып эретегез һәм кулларны шунда 15 минутка тыгып торыгыз.

Айгөл Әбүбәкерова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев