Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Витамин җитәме?

Организмга Д витамины керсен өчен күбрәк саф һавада, кояш астында йөрергә кирәк.

 

Салкын тию, вируслы авырулар йоктыру куркынычының нигә көз азагы һәм кыш айларында артуы турында уйлаганыгыз бармы? Күпләр, вируслы  авырулардан С витамины саклый, дип уйлый. Чынлыкта организмга Д - кояш витамины җитмәү - авыруга еш бирешүгә сәбәпче. Җәен тупланган Д витамины чама белән ике айда сарыф ителә. Ә кояш нурлары җитмәгәндә, аны тулыландыру авыр. Д витамины иммунитетны ныгыта, тиренең сыйфатын яхшырта.

Организмга Д витамины җитмәүнең төп билгеләре: еш авыру, инфекцияле яки вируслы авырулар йоктыру, тиз ару, арка, буыннар, аяклар авырту, буыннар хәлсезләнү, депрессиягә бирешү, тирләү, күңел төшенкелеге.

Д витамины йомырка, майлы дингез балыгы, дингез ризыклары, тәрәч балыгы бавыры, сөт, эремчек, атланмайда куп. Күбрәк саф һавада, кояш астында йөрергә кирәк.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев