Китап киштәсе

Китап укып җан азыгы алам

Мәхәббәт, гаилә дип җан атучы геройларны тасвирлаган тормышчан повесть-романнар укырга яратам. Минем өчен китап эчтәлекле, мәгънәле булырга тиеш

Әнисә Нурлыгаянова, пенсионер:

Мәхәббәт, гаилә дип җан атучы геройларны тасвирлаган тормышчан повесть-романнар укырга яратам. Минем өчен китап эчтәлекле, мәгънәле булырга тиеш. Гөлсинә Галимуллина, Зифа Кадыйрова, Гүзәл Галләмова, Фоат Садриев, Роза Хәбибуллина китапларын укырга яратам. Мөнирә Сафинаның әсәрләре дә бик ошый. Китапларны китапханәдән алып укыйм. Социаль челтәрләрдә дә кызыклы хикәяләр, гыйбрәтле хәлләр язучы төркемнәр эшли, аларны да телефоннан укыйм. Китап укып җан азыгы алам.

Яраткан китабым – Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың, мин булмам” повесте. Китапны район үзәк китапханәсендә укырга тәкъдим иттеләр. Өйдә үзем генә булудан файдаланып, әсәрне елый-елый укыдым. Повестьта автор геройларын көчле рухлы, мәгънәле, сабыр холыклы, тормышчан итеп тасвирлый. Бу китапны укыгач, нинди генә авырлыклар килсә дә, адәм баласы сынмый, сыгылмый, сабыр итә, дип фикер йөртәсең.

Тормышымны үзгәрткән китап – Зифа Кадыйрованың “Көтеп узган гомер” повесте. Повесть герое мәхәббәте, гаиләсе хакына күпме авырлыклар, хәтта хыянәтне дә кичерә! Шушы китапны укыгач, мин сабыррак булырга өйрәндем. Әллә нинди язмышлар бар бит, минеке әлхәмдулилләх, дип уйлап куям.

Соңгы укыган китабым. Әле генә Зифа Кадыйрованың тагын бер әсәсрен – “Урланган яшьлек” повестен уккып бетердем. Ошады!

Яраткан цитатам да – Зифа Кадыйрова повестеннан. Язлар ел саен килә, тик һәр кешенең кабатланмас язы була.

Киңәш. Зифа Кадыйрова әсәрләрен, Гөлсинә Галимуллинаның “Тау җылысы” повестен укырга тәкъдим итәм. Гөлсинә ханым әсәрләрендә укучыларын уйландырырга мәҗбүр итә торган образлар тудыра. Гомумән, аның геройлары – авыр тормыш юлы үткән хатын кызлар. Авырлыкларда да хатын-кыз булып, гүзәл булып кала белгән хатын-кызлар тасвирлана. Геройларның рухи байлыкларын югалтмыйча, күрше-тирәгә игътибарлы булып яшәүләре сокландыра да, уйландыра да.

Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.

Римма Афзалова фотосы.


Нет комментариев