Татлы бүләкнең үз таләбе
Яңа ел – балаларның иң көтеп алган, яраткан бәйрәме, бүләкләр вакыты. Тик сабыйларга адресланган бөтен бүләкләр дә сыйфатлымы?
Яңа ел – балаларның иң көтеп алган, яраткан бәйрәме, бүләкләр вакыты. Тик сабыйларга адресланган бөтен бүләкләр дә сыйфатлымы?
Тәм-том тутырылган Яңа ел бүләкләрен бары тик кибетләрдән, рәсми сәүдә нокталарыннан гына алырга киңәш итәм. Кибетләрдә сатылучы товарда таможня берлегенең техник регламентлары, Россия Федерациясе законнары, санитария-гигиена таләпләре үтәлә. Беренче чиратта маркировкага игътибар итегез. Этикеткадагы язу җиңел укылырга, мәгълүмат рус телендә булырга тиеш. Сатучыда бүләк җыелмасына кергән һәр әйбернең сыйфатын, иминлеген раслаучы документлары булырга тиеш. Бүләкләрнең исемлеге дә кирәк, конфетлар саны һәм исемнәре күрсәтелгән булырга тиеш. Продукциянең җитештерелгән көне, яраклылык вакыты гына түгел, җитештерүче дә күрсәтелергә тиеш.
Татлы бүләкләрнең ашарга яраклылык вакыты җыелма составына кергән иң тиз бозыла торган продукт буенча билгеләнә. Бүләкне сатып алу көненә иң якын булган датадан сайларга кирәк, шул очракта конфетлар, вафли һәм печеньелар сыйфатлы булачак.
Балалар өчен бүләкләр сайлаганда, кондитер эшләнмәләренең составында өстәмәләр, консервантлар, майлар һәм трансмайлар булмаганнарына өстенлек бирергә кирәк.
Сыйфатлы татлы җыелма составына шоколад, конфетлар (желе, вафли, суфле белән тутырылганнары) керә. Җыелма эчендә булган вафли, прәннек, печенье, йомшак ирис, как, зефир һәм мармелад аерым төргәкләрдә булырга тиеш. Зефир һәм мармелад балалар өчен зарарсыз дип исәпләнә, чөнки әлеге продуктларда шикәр күләме башка тәм-томнарга караганда азрак. Моннан тыш мармелад һәм зефирда ашказаны эшчәнлеге өчен файдалы пектин бар. Шунысына да игътибар итегез: татлы җыелма составындагы ризыкларда бары тик табигый буяулар һәм исләр генә булырга тиеш.
Татлы бүләкне 15-17 градус җылылыкта сакларга киңәш итәләр. Артык кызу яки салкын урында саклаганда, саклау шартлары бозылу сәбәпле, шоколад ак төскә керерегә мөмкин.
Татлы Яңа ел бүләген сайлаганда, пакетның ныклы булуын тикшерү дә комачауламый. Тәм-томнар яхшы саклансын өчен пакет иясә тартма тыгыз итеп ябылган, деформацияләнмәгән булырга тиеш. Татлы Яңа ел бүләкләре сыйфатсыз булган очракта, сатып алучы аларны сәүдә ноктасына кире кайтарырга яки товарны сыйфатлыга алыштырырга тиеш.
Иң яхшы вариант – татлы бүләкне үзең әзерләү. Балаларның яраткан тәм-томнарын сатып алырга да матур пакетка салып бирергә була. Бүләк алганда шуны онытмагыз: абрикос һәм арахис көчле аллерген буларак билгеле. Балаларның татлы бүләгенә алкогольле конфет сала күрмәгез!
Фото – Диләрә Шиһапованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев