Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кулланучыга

Шикәр комына бәя нигә арта?

Җиләк-җимеш өлгергән чорда ел да шикәр комына бәяләр “уйнап” ала

Сәүдә үзәкләрендә шикәр комының бәясе төрле җирдә төрлечә булуы ачыкланды. Бер кибеттә 1 килограмм шикәр комы 63 сум 99 тиен торса, башкаларында ул 68 сум 90 тиенгә сатыла. Гадәттә, челтәр кибетләрендә бәяләр очсыз булса да, 0,5 килограмм шикәр комын 47 сум 29 тиенгә сатучылар да бар. Шәхси эшмәкәрләрдә исә шикәр комы якынча 85-87 сум тора.

– Сезон вакытында шикәр комына бәя арту гадәти хәл. Узган ел да шулай булды. Безнең кибеттә шикәр комының 1 килограммы 75 сум тора. Кайнатма, компот ясаучы райондашларыбыз көн саен күпләп шикәр комы алалар. Ажиотаж юк, барлык кибетләрдә дә ул җитәрлек күләмдә бар, дип беләм. Халык үзе коткы тарата. Шикәр комы бетми, борчылмагыз! – ди шәхси эшмәкәр Раил Батыршин.

Республика хөкүмәте мәгълүматларына таянсак, шикәр комын җитештерү эчке ихтыяҗларны капларга җитә. Республикада шикәр кытлыгын булдырмас өчен, ел саен шикәр чөгендере мәйданнарын арттыралар. Мисал өчен, узган ел 3 млн тоннага якын шикәр чөгендере җыелып, шикәр заводларына 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере китерелгән, 400 мең тонна шикәр җитештерелгән.

Татарстанда шикәр комына бәяләр төшкән. Уртача алганда, татлы ризыкның килограммы 1,5 ай эчендә 19,7 процентка арткан. Июнь уртасында шикәр комының бәясе 69- 71 сум булган.

– Кайнатма-компотлар сезоны әле дәвам итә. Бер атна элек шикәр комы популярлашты: кибет киштәләренә чыккан берсен алып бетерә бардылар. Бүген дә күпләп алалар. Моңа кадәр шикәр комының 0,5 килограммлысын китермиләр иде, быел андые да кайтты. Шикәр комы артыннан бәрәңге дә “куып килә”, – ди сәүдә үзәгендә эшләүче Флүрә апа.

Халык телендә икенче икмәк дип йөртелүче бәрәңгенең бәясе шаккатарлык! Челтәр кибетләрендә бәрәңге 54-100 сум тора. Шәхси эшмәкәрләр бәрәңгенең килосын 60-65 сумнан сата.

– Күпләр яшь бәрәңге ашый, безнеке әле өлгермәгән. Кибетләрдә бәрәңге кыйммәт. Бакчачылар бәрәңгенең килосын 30 сумнан тәкъдим итә. Иске бәрәңгене, малга ашатырга дип, бушка бирүчеләр дә бар. Шикәр комы алганым юк, чәйне “писүк”сез эчәм. Кайнатма, компотлар ясамыйм, яшелчәләрне танышлардан сатып алам, – ди Рәйлә Хафизова.

Кәбестә бәрәңгедән очсызрак: сәүдә үзәкләрендә – 36-38 сум, шәхси эшмәкәрләрдә – 60 сум.

Белгечләр хәбәр итүенчә, бер төр азык-төлекнең бәясе артып, икенчесенә төшү – гадәти күренеш. Көнбагыш мае, маргарин, эремчек, печенье, банан хаклары да, бераз күтәрелгән.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев